КУЛЬТУРНАЯ ЭКСПЕДИЦИЯ
с. Бахта
Авылларда каз өмәләре инде узды. Яңа ел табынына казлар да чыкты. Шул көннәрне искә алыйк әле бергәләшеп.
Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне ирекле рәвештә, түләүсез, бергә-бергә башкаруны өмә дип йөртәләр. Халыкта күп эшләр өмә юлы белән башкарылган. Әле хәзер дә кош-корт сую кебек эшләрне өмә җыеп эшлиләр. Кунак җыю, кунак сыйлау да гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәргән. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызга ел буена җитәрлек дәрт биргән.